Хөрмәтле Мөхәммәтов Марат Равил улы! Шыңар авыл халкы, шәхсән үземнең исемнән олы рәхмәтебезне белдерәбез! Көннең кайсы сәгатенә карамастан, малларны дәваларга ашкынып торучы мал табибы Сез! Үз эшенең чын остасы! Шыңар авыл җирлегендә бар кеше дә хөрмәт итә Сезне! Һөнәре бик авыр булса да, эшен яратып башкара. Халык арасында: «Табиб кешеләрне, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый», — дигән әйтем йөри. Марат та шушы гыйбарәгә тугры калып хезмәт куя. Марат Равил улы – булдыклы, тәҗрибәле, тырыш белгеч. Үз эшен намус белән башкара. Авыл кешеләре аның эшеннән бик канәгать! Рәхмәт Сезгә!
Авыл халкы исеменнән Ахунзянов Ришат Галимулла улы.