«Яңа гасыр» каналының «Туган җир» тапшыруы Саба районы ветеринария берләшмәсендә.
Тапшыруны алып баручы Рамил Гарипов Саба районында инде 2019 елдан алып уңышлы эшләп килүче «SabaBalaHoner» дип аталган уникаль максатчан проект турында сюжет төшерде.
Бу проектның максаты — балаларны эшче һөнәрләр белән таныштыру.
Әлеге проект эшләү дәверендә 1500дән артык бала Саба районының 30 га якын оешма-предприятиеләренә килеп, үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый алды.
«Туган җир» тапшыруының чираттагы чыгарылышы җомга көнне булачак.